Центральная детская библиотека

"Укучы кызлар" бәйгесе

Үзәк балалар китапханәсендә онлайн форматта «Ак калфак» VII Бөтенроссия укучы кызлар бәйгесенең 2 туры узды. Анда район этабы җиңүчесе ЗИЛИЯ БӘШӘРОВА катнашты. Зилия 3 нче санлы мәктәпнең 10 сыйныф укучысы. Бәйгегә аны укытучысы Лилия Илфәр кызы Зиннәтова әзерләде.
Халкыбызның тарихын өйрәнү, укучыларда милләткә һәм туган илгә карата ихтирам, мәхәббәт хисе тәрбияләү, милли үзаңнарын формалаштыру максаты белән «Бөтендөнья татар конгрессы» һәм «Ак калфак» оешмасы тарафыннан ел саен 15 яшьтән 17 яшькә кадәр булган кызлар һәм егетләр өчен бәйге игълан ителә.
Бәйгедә катнашучыларның сөйләм теле, фикерләү сәләте, нәфис сүз, сәхнә осталыгы, үз-үзен тотышы, кул эшләре, пешерү осталыгы тикшерелә.