Центральная детская библиотека

Мин татарча сөйләшәм

Туган тел көнендә Үзәк балалар китапханәсендә 4 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучылары өчен "Мин татарча сөйләшәм" чарасы узды. Балалар 2 командага бүленеп, төрле биремнәрдә сыналдылар, халык уеннарын уйнадылар, туган тел турында аралаштылар. Чара ахырында бергәләп "Туган тел" җырын башкардылар.