Центральная детская библиотека

Без-юбилярлар

Балалар китапханәсендә «Сөембикә» журналының 110 еллык, «Көмеш кыңгырау» гәҗитенең 30 еллык юбилейларына багышланган «Без-ЮБИЛЯРЛАР» күргәзмәсе оештырылды.
1913 елның октябрендә «Сөембикә» журналының беренче саны дөнья күрә, ул 1926 елның августында «Азат хатын» исеме астында чыга башлый. Журнал 1941 - 1957 елларда басылмый, 1958 елда янадан торгызыла, 1991 елдан хәзерге исеме белән чыга. Һәм бүгенге көнгә кадәр ул иң популяр журналларның берсе.
Журналга нигез салынганнан бирле, хатын-кызларның хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлегенә багышланган мәкаләләр, очерклар, гаилә-көнкүреш темаларына хикәяләр, лирик шигырьләр, поэмалар басыла; театр, сынлы һәм музыка сәнгате үсеше мәсьәләләре яктыртыла, сәламәт яшәү рәвеше буенча киңәшләр басыла.

«Көмеш кыңгырау» — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә 1993 елдан нәшер ителүче балалар һәм яшүсмерләр өчен татарча гәҗит. Татарстанда чыгып килүче бердәнбер республика балалар газетасы. Атнага сигез битле 1 саны чыга.

1993 елның апрелендә «Шәһри Чаллы» балалар һәм яшүсме­рләр өчен «Көмеш кың­гырау» кушымтасы бел­ән чыга башлый. 1996 елның 1 гыйнварыннан «Көмеш кыңгырау» мөстәкыйль газета бул­ып чыга.

Күргәзмә белән таныш­ырга китапханәгә рә­хим итегез!