Шәүкәт Галиев-балаларның якын дусты
КИТАПХАНӘДӘ Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевның юбилее уңаеннан әдәби чара узды. 6 нчы санлы балалар бакчасыннан килгән нәни китап укучыларга балалар шагыйре турында тулы мәгълүмат бирелде. Катнашучылар авторның шигырьләрен, аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны тыңладылар, шагыйрьнең портретын ясадылар, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Чара барышында балалар үзләре әзерләп килгән шигырьләрне дә сөйләделәр.