Абдулла Алиш әкиятләренә сәяхәт
15 нче сентябрь күренекле балалар авторы Абдулла Алиш тууына 115 ел тулды. Аның гыйбрәтле дә, кызыклы да әсәрләрен шәһәребезнең 6 нчы санлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән искә төшердек.
Нәниләр өчен китапханәчеләр "Абдулла Алиш әкиятләренә сәяхәт" уздырды. Балалар авторның әсәрләрен тыңлады, әкияти геройлар белән танышты. Чарада Абдулла Алиш әсәрләре буенча рәсемнәр бәйгесенә йомгак та ясалды.