Тукайны укыйбыз
Инде ничә еллар сөекле шагыйребез Тукайның китаплары безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел, кыю булырга инде.
Бу китаплар күргәзмәсе бөек Тукайга багышланган. Күргәзмәдә шагыйрьнең шигырьләрен, әкиятләрен табарсыз, тормышына, иҗатына кагылышлы мәгълүмат алырсыз. Сез дә, кадерле балалар, бөек Тукаебыз шикелле, тарихны белеп, туган телебезне яратып үсәрсез дип ышанабыз.