Центральная детская библиотека

Тукай иленә сәяхәт

Тукай иҗаты — татар халкының гаҗәеп зур байлыгы.

Китапханәдә шәһәребезнең 3 нче санлы мәктәп укучылары өчен ТУКАЙ БӘЙРӘМЕ узды. Укучыларны Су анасы, Былтыр геройлары каршы алды. Программада:
Уен-көлке;
Әдәби бәйгеләр;
Әкияти викторина, иҗади конкурслар;
Тукай иҗаты, тормыш юлы буенча биремнәр.
Катнашучылар Габдулла Тукай иҗатын яктырткан әдәби күргәзмә, укучылар өчен әзерләнгән презентация аша шагыйрь иҗаты, тормыш юлы турындагы белемнәрен арттырдылар. Чара ахырында балалар татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын башкардылар.