Әлфирә Низамова белән очрашу
ӘЛФИРӘ НИЗАМОВА БАЛАЛАР КИТАПХАНӘСЕНДӘ ОЧРАШУДА
Китап авторлары, язучылар, шагыйрьләр белән очрашу- балаларны китапханәгә җәлеп итүнең нәтиҗәле ысулы.
Балалар китабы атналыгын ачу тантанасында үзәк балалар китапханәсендә Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлекләре әгъзасы, биш китап авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Риза Шәфи һәм Таҗи Гыйззәт премияләре лауреаты, җирле шагыйрә Әлфирә Абзал кызы Низамова белән очрашу узды.
Чарада татар җанлы мәктәп укучылары, актив укытучылар, китапханә хезмәткәрләре, иҗат кешеләре катнашты.
Шагыйрә чарада катнашучыларны тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Укучылар Әлфирә апа Низамова иҗатыннан шигырьләр укыдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга автордан тулы җаваплар алдылар.
Чын мәгънәсендә җанны җылытырдай матур очрашу, онытылмаслык бер чара булды бу. Кунагыбызга һәм барлык катнашучыларга ихластан рәхмәт.