Центральная детская библиотека

Безнең туган телебез - татар теле

21 нче февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. Бәйрәм көнендә китапханәчеләр шәһәребезнең 4 нче санлы мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары өчен "Безнең туган телебез - татар теле" исемле әдәби дәрес уздырды. Укучылар 2 төркемгә бүленеп, төрле биремнәр башкардылар, туган телләрендә җөмләләр төзеделәр, әдәби викторинада сыналдылар.
Оештыручылар укучыларны бәйрәмнең тарихы белән дә таныштырды.