Нәниләр театры
Үзәк балалар китапханәсендә район күләмендә уздырылган “Нәниләр театры“ бәйгесенең финал туры үтте.
Балалар китапханәсе Бөтендөнья татар хатын-кызлары “Ак калфак“ оешмасының Әгерҗе районы бүлекчәсе һәм мәгариф идарәсе белән берлектә уздырылган чарада мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм урта мәктәпләрдәге 1нче сыйныф укучылары катнашты.