ДЕНЬ ОБМЕНА ОПЫТОМ
Кече Пурга китапханәчеләре Әгерҗегә тәҗрибә уртаклашырга килделәр. Бүген Әгерҗе районына ут күршеләребез- Кече Пурга һәм Пугачево бистәсеннән китапханәчеләр килделәр.
Әлеге чара Әгерҗе һәм Кече Пурга районнары арасындагы хезмәттәшлек килешүе кысаларында узды. Ике район китапханәчеләренең бу- икенче очрашулары. Узган елның декабрендә Әгерҗе районы китапханәчеләре Удмуртиядә яшәүче хезмәттәшләренең эш тәҗрибәсен өйрәнеп кайтканнар иде. Бу юлы алар ут күршеләребезне үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар.
Бу көнне китапханәчеләр Иж Бубыйда да булдылар. Алар өчен сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның торгызылган музей-йортына, авыл китапханәсенә экскурсия оештырылды.