Центральная детская библиотека

"Самовар янында"

     Балалар китапханәсендә китап укырга яратучы балалар өчен "Самовар янында" кичәсе үткәрелде.Бәйрәмгә балалар әниләре һәм әбиләре белән килде. 

     Традицияләр һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм буыннан-буынга тапшыру максатыннан оештырылган кичәдә самоварлар тарихы, аның төрләре белән таныштылар, шигырьләр сөйләделәр,мәкальләрне искә төшерделәр, табышмакларның җавапларын таптылар. Уеннарда балалар гына түгел, әниләре дә актив катнаштылар.