"Син туган телеңне беләсеңме"
Халыкара туган тел көне уңаеннан 4 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары өчен "Син туган телеңне беләсеңме" дигән КВН узды. 3 команда көч сынашты "Туган тел", "Йолдызлар", "Укучылар". Ярыш барышында укучылар табышмакларга җавап эзләделәр, бирелгән сүзне килеш белән төрләндерделәр, өзекнең кайсы әкияттән икәнен әйттеләр, әсәрнең исеме буенча авторын атадылар. Шулай ук "Мәкальне дәвам ит", Төшеп калган хәрефләрне яз", "Кайсы сүз артык" уеннарында көч сынаштылар.
Соңыннан укучылар "Туган тел" җырын башкардылар.
Уен нәтиҗәләре буенча "Туган ил" командасы җиңүче дип табылды