Центральная библиотека

"Күңелләрдә яши Тукай"

Район үзәк һәм балалар китапханәләре хезмәткәрләре 26 апрельдә  – Тукай туган көндә “Яшьлек“ паркында укучылар һәм шәһәр халкы белән чара уздырдылар.

Бәйрәмгә килүчеләрне Тукай әсәрләре геройлары булып киенгән китапханәчеләр һәм китап сөючеләр каршы алдылар. Су анасы белән Акбай укучыларны “Серле сандык“ уенына дәштеләр. Кәҗә белән Сарык, төрле уен-ярышлар оештырып, бәйрәмгә тагын да ямь өстәделәр. Тукай иҗаты һәм әсәрләре буенча Шүрәле белән Былтыр уздырган викторинада да катнашучылар күп булды. Сәнгать мәктәбе укучысы Ранис Баһавиев аккордеонда татар көйләрен яңгартты. “Без Тукайлы халык мәңгегә“ дигән күргәзмәдә татар китаплары белән танышучылар да күп булды.

Бу көнне Тукай шигырьләрен дә яңгыраттылар. Шигырь сөйләгән һәркемгә сертификатлар тапшырдылар.