"Мин Тукайны укыйм"
Үзәк китапханә хезмәткәрләре Г.Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан Әгерҗе шәһәрендә "Мин Тукайны укыйм" акциясе оештырдылар. Оешма - учрежденияләргә кереп, урамда шәһәрдәшләребез белән очрашып, Тукай шигырьләрен, әкиятләрен сойләттеләр. Шигырь укучыларга сертификатлар дә бүләк иттеләр. Китапханә әлеге акцияне берничә ел рәттән уздыра.