Центральная библиотека

"Аулак өй - көрәш

3 март көнне Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәре Миләүшә Шәйхетдинова 3нче шәһәр мәктәбендә узган "Аулак өй - көрәш" чарасында жюри составында катнашты.
"Аулак өй - көрәш" республика проектының төп максаты – милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татарның үзенчәлекле мәдәниятен пропагандалау һәм саклау.
Конкурста Әгерҗе шәһәренең 1нче гимназиясе, 2нче, 3нче урта мәктәпләре, Иж - Бубый авылы мәктәбе укучылары командалары көч сынашты. Проектның җитәкчесе Сәрия Җиһаншина укучылар өчен Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты, "Исемдә калганнар" биографик әсәре буенча сораулар бирде. Командалар бик оста үзләрен тәкъдим иттеләр, "Йөзек салыш" уены уйнадылар, татар халкының бер матур йоласын күрсәттеләр.
Бәйгенең барлык биремнәренә дә укучылар югары дәрәҗәдә әзерләнгәннәр, укытучылар күп көч куйганнар. Афәрин!
Әлеге чара яшьләрдә туган телебезгә, гореф - гадәтләребезгә, мәдәниятебезгә тагын да ныграк мәхәббәт уятыр өчен бер этәргеч булды.