Центральная библиотека

"Мәңге үлмәс Муса, синең җыр!"

Бүген Үзәк китапханә хезмәткәрләре каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел уңаеннан Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллиятенең Әгерҗе филиалы студентлары өчен оештырылган сыйныфтан тыш чарада катнаштылар.
Китапханәчеләр тарафыннан укучылар һәм укытучылар өчен "Мәңге үлмәс Муса, синең җыр!" исемле китап күргәзмәсе, презентация оештырылган иде. Әдәби кичәдә студентлар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен рус һәм татар телендә яттан сөйләделәр.
Китапханәче Шәйхетдинова М.Р. катнашучыларга Муса Җәлилнең Әгерҗедә булуы, Сания ханымның шәһәр халкы белән очрашу оештыруы турында сөйләде, "Яз шатлыгы" шигырен укыды.
Тәрбияви чара балалар өчен файдалы һәм кызыклы булды.