Хәтер акциясе
Бүген, 11 февраль көнне, татар халкының каһарман улы, герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел уңаеннан шәһәрдә аның исемен йөртүче урамда хәтер акциясе узды. Чарада Үзәк китапханә хезмәткәрләре, Әгерҗе шәһәренең 1нче гимназиясе һәм 2нче номерлы урта мәктәбе укучылары һәм китапханәчеләр катнашты. Китапханәче Миләүшә Шәйхетдинова балаларга Муса Җәлилнең сугышка китәр алдыннан Әгерҗедә булуы турында сөйләде һәм яңа урамнарның берсен Муса Җәлил исеме белән аталуын әйтте. Ә укучылар плакатлар, рәсемнәр ясап алып килгәннәр, шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.
Үзебезнең Геройларны онытырга безнең хакыбыз юк. Муса Җәлил һәрвакыт халык хәтерендә сакланыр, яшь буын онытмас.
Шагыйрә Рушания Байтимерованың "Җәлил Әгерҗедә" шигырен тәкъдим итәбез.
Әгерҗедә Җәлил булган, диләр,
Узган чакта ерак Волховка.
Станцадан поезд белән киткән,
Сөйләгәннәр картлар шул хакта.
Эшелонны өч көн көтеп торган,
Кунак иткән аны Ясәви.
Кызлары да бик еш искә алган
Үзләрендә шагыйрь яшәвен.
Туктап үтәрмен, дип, сугыш беткәч,
Тагын бер кат безнең шәһәргә,
Өметләнгән шагыйрь, тик кайтмаган,
Ләгънәт төшсен фашист - каһәргә.
Герой - шагыйрь даны күңелләрдә
Мәңгелеккә калсын, дигәннәр.
Әгерҗенең яңа урамына
Муса Җәлил исемен биргәннәр.
"Ватаным Татарстан" газетасыннан Сания Мәҗитова истәлеген укый аласыз.