"Шагыйрь җанлы мөгаллимә".Кичә
Бүген, 10 февраль көнне, Тирсә авылы китапханәсендә шагыйрә, мөгаллимә, "Яшьлегем сиреньнәре" шигырьләр җыентыгы авторы Әнисә апа Кәримованың тууына 90 ел уңаеннан "Шагыйрь җанлы мөгаллимә" исемле кичә узды.
Бәйрәмгә аның дуслары - иҗатташлары, хезмәттәшләре, укучылары, аны белгән барлык кеше җыелды.
Чарада Әнисә апа турында җылы һәм матур истәлекләр, эчтәлекле чыгышлар, шигырьләре, җырлар яңгырады.
Кичәдә мәктәп укучылары да катнашу бик сөендерде. Алар шигырьләр сөйләделәр, истәлекләр тыңладылар, районыбызның күренекле язучылары белән очраштылар.
Бәйрәмне оештыручы китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләренә, мәктәп укытучылары һәм укучыларына олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Әнисә апаның рухы шат булсын, сөйләгән барлык истәлекләр дога булып барсын!