Центральная библиотека

Дөньякүләм "Әдәби марафон - 2025" проектының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы

10 декабрь көнне Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында дөньякүләм "Әдәби марафон -2025" проектының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Әлеге чара безнең китапханә өчен аеруча истәлекле һәм шатлыклы булды.
2025 елда Әгерҗе районы әдәби марафонда катнашучылар саны буенча республикада 3нче урынга лаек булды һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Ел нәтиҗәләре буенча Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы республикада "Иң актив китапханә - 2025" номинациясендә җиңү яулады һәм Татнетны үстерү фондының, Татарстан Язучылар берлегенең рәхмәт хатына ия бүлды.
Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге китапханәчесе - әдәби әйдаман Шәйхетдинова Миләүшә Рәшит кызы "Оста әйдаман" статусына ия булды һәм Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бу җиңүләр уртак хезмәт, бердәм эш нәтиҗәсе!
Туган телебезгә, татарча китап укуга мәхәббәт тәрбияләүдә #ӘдәбиМарафонпроекты бик мөһим һәм файдалы. Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләре комиссиясе ярдәме белән бу проект тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрелде. "Татнетны үстерү фонды" һәм "Әдәби марафон" проекты җитәкчесе Раил Гатауллинга олы хезмәте, югары дәрәҗәдәге гаҗәеп бәйрәм, матур очрашу, өчен районыбызның марафончылары исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
Алдагы елларда да бу юнәлештә китапханә актив эшләячәк һәм катнашучылар саны артыр дигән теләктә кала