#Әниләрмарафоны2025 йомгаклау
7 декабрь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре Казанда "Туган авылым" комплексында (Национальный комплекс «Туган Авылым») да #әниләрмарафоны2025йомгаклау тантанасында катнаштылар.
Быелгы чара "Ватаным Татарстан" газетасы белән берлектә уздырылды. (#ВатанымТатарстангазетасы, ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН).
Чарада Дәүләт Советы, Татар конгрессы, Казан мериясеннән кунаклар да бар иде.
Шулай ук спикерларның чыгышлары бик эчтәлекле, файдалы, әниләр өчен кирәкле булды. Бик кызыксыну белән "Рурайам" компаниясенә нигез салучы, психолог, яшүсмерләр остазы Райнур Газизовның "Хезмәт тәрбиясе" Райнур Газизов | Рурайам, Рурайам, гаилә психологы Гөлзар Вәлиеваның "Беренче урында үзең!" Гульзар Валиева, табиб, гастроэнтеролог Алинә Хәсәншинаның чыгышы, Казанның Шамил мәчете имам хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиннең "Бәхетнең биш шарты" Махмут Хазрат Шарафутдинвәгазендә тыңладык.
Чарага килгән әниләрне зурлап, оештыручылар бүләкләр дә әзерләгәннәр иде.
Югары дәрәҗәдә оештырылган чара өчен" Әниләр марафоны" проекты җитәкчесе Динара Әхмәткә, "Ватаным Татарстан" газетасы хезмәткәрләренә, иганәчеләргә зур рәхмәт сүзләре әйтәбез.
Марафон озын гомерле булсын. Һәрвакыт кадерле әниләр булып яшәргә язсын!