Центральная библиотека

"Туган ягым Касай"

Кадыбаш авылы мәдәният йортында "Туган ягым Касай" китабы чыгу уңаеннан бик матур чара узды. Чарага Казаннан китапны эшләүдә зур көч куйган, әтисе шул авылдан булган Венера Кәшфи кызы Хәйретдинова да кайткан иде.
Китап бик зәвыклы, яхшы форматта, сыйфатлы итеп эшләнгән.Китапка материалларны туплау, җыю, эшкәртүдә Касай авылы кызы, Кадыбаш мәктәбе укытучысы Альбина Шамил кызының да өлеше зур.
Китапта Касай авылы исеме, кешеләре, үткәне һәм бүгенгесе турында укып белергә була.
Укырга, танышырга теләгән кешеләр китапханәгә рәхим итегез.
Чараны оештыручыларга, китапны чыгаруда көч куйган һәр кешегә дә рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Авылларыбызның тарихын өйрәнеп, җыеп, туплап торучылар булганда үткәнебез онытылмас һәм киләчәк буынга барып җитәр!