Центральная библиотека

#Әдәбимарафон проекты

Бүген Үзәк китапханәдә 2025 елның #Әдәбимарафонпроектына йомгак ясау һәм марафончыларны бүләкләү тантанасы узды. Чарада шәһәр мәктәбе укучылары һәм укытучылар катнашты.
Китапханә җитәкчесе Чулпан Нурмөхәммәтова һәм әдәби әйдаман Миләүшә Шәйхетдинова әдәби марафончыларны сәламләделәр һәм актив катнашучыларны рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Татар китаплары укуны дәвам итәргә, киләсе елда да марафонда актив катнашуларын теләделәр.
Кичәнең икенче өлеше, якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан, матур, эчтәлекле шигырьләр уку белән дәвам итте. һәр катнашучы әниләренә булган мәхәббәтен, хөрмәтен шигырьләре аша җиткерде.
Әти-әнине хөрмәт итәргә, туган илне яратырга, әдәплелеккә һәм башка күркәм сыйфатларга да китап өйрәтә бит!
Барлык катнашучылар да чараны оештырган өчен ихлас күңелдән рәхмәтләрен җиткерделәр. 2026 елда да әдәби марафонда актив булырга, китап укудан аерылмаска сүз бирделәр.