Центральная библиотека

"Татарча диктант"

Әгерҗе шәһәре Үзәк китапханәсе "Татарча диктант" акциясенә бик теләп кушылды. Быел ул 10нчы тапкыр уздырыла.
Акциядә 15 кеше катнашты. Катнашучылар "Каюм Насыйри - татар халкының бөек галиме" исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар. Мәгърифәтченең "Кабуснамә" хикәятеннән өзекне ветеран педагог, язучы, 4 китап авторы, Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы Наилә Харисова укыды.