Центральная библиотека

Таһир Закировның тууына 100 ел

 30 октябрь көнне, Кодаш авылы китапханәсендә язучы, драматург, юмор остасы, журналист, "Сугыштагы батырлык өчен", "Тырыш хезмәт"е өчен орденнары иясе Таһир Закировның тууына 100 ел уңаеннан бик матур кичә узды.
Чарада Таһир абыйның улы Ринат, кызы Алсинә гаиләләре, туганнары, музей, китапханә, мәдәният, "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы хезмәткәрләре, авыл кешеләре катнашты.
Чараны китапханәче Лилия Ахкиям кызы Таһир аганың" Туган авыл" шигыре белән башлап җибәрде. Чара презентация, аның турында истәлекләр, җырлар, шигырьләр, драма әсәрләреннән өзекләр белән үрелеп барды.
Авылның "Бер яшьлектә, бер картлыкта" театр түгәрәге үзешчәннәре Таһир Закировның "Яучылар", "Капкадан чыккан - "егет"" комедияләреннән өзекләрне бик оста башкардылар.
Матбугат ветераны Рәмзия Зарипова үзенең хезмәт юлында Таһир аганың өлеше турында әйтеп китте.
Кодаш авылы музее хезмәткәре Римма Исламова музейда сакланган материаллар, мәкаләләр, шигырьләр белән таныштырды.
Таһир абыйның улы һәм кызы әтиләре турында җылы истәлекләр белән бүлештеләр.
Авылның иҗат кешеләре шигырьләрен бүләк иттеләр.
Барлык катнашучылар да кичә югары дәрәҗәдә оештырылган булуын, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Китапханә системасы исеменнән без дә барлык оештыручыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Туган төбәгебезнең күренекле шәхесләрен искә алу, аларның мирасын киләчәк буыннарга җиткерү өчен тирән хөрмәтебезне белдерәбез.