Центральная библиотека

Күргәзмә "Күңелләрдә һаман истә..."

Районыбызда туып - үсеп Республика күләмендә дан казанган шәхесләребез арасында татар музыка эшлеклесе, танылган җырлар авторы, шагыйрь, радиожурналист, оста җырчы, композитор Ләбиб Кәрам улы Айтуганов та бар. Быелның 24 октябрендә аның тууына 90 ел.
Үзәк китапханәдә күренекле шәхескә багышланган "Күңелләрдә һаман истә..." исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Биредә аның китаплары, тормыш юлы һәм иҗаты турында мәкаләләр , истәлекләр урын алган.
Күргәзмә белән танышырга рәхим итегез!
Ләбиб Кәрам улы Айтуганов 1935 елның 21(24)нче октябрендә Әгерҗе районы Нарат авылында бишенче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән үк акыллы, зиһенле була, 4 яшендә укый белә. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә, шуңа күрә тормыш шартлары җиңел булмый. Мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесында укый. Шул чорда каләме тагын да чарлана - шигырь һәм мәкаләләрен җирле һәм республика матбугатында бастыра, үз чорының күренекле әдипләре белән тыгыз элемтәдә тора. Музыкаль сәләте төрле яклап ачыла, нота язарга, рояльдә, мандолинада уйнарга өйрәнә.
Минзәлә училищесын тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының  татар теле һәм әдәбияты бүлегенә керә. Казанда  укыган вакытта Ләбибнең чын иҗат эше башлана. 3 курста укыганда ук Татарстан радиосының  музыкаль тапшырулар редакциясендә эшли башлый. Укып бетергәч тә, бу эшеннән аерылмый. Һәрвакыт үсештә, хәрәкәттә булган иҗат кешесе авылга кайткач та тик ятмый – авыл яшьләрен җыеп, спектакльләр, концертлар оештыра, агитбригада белән төрле авылларга йөри.
Тормышы, иҗаты чәчәк аткан чакта, 1964 елның 24 апрелендә, аяусыз үлем аның гомерен өзә. Аның эшен әтисеннән бер яшьтә калган кызы Миләүшә дәвам итә.