Китап күргәзмәсе «Татарның якты йолдызы»
Татарстан Республикасының Халык язучысы Гариф Ахуновның тууына 100 ел. Үзәк китапханәдә юбилей уңаеннан «Татарның якты йолдызы» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Биредә китап укучылар әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты, төрле елларда басылган әсәрләре белән таныша ала. Күргәзмәгә рәхим итегез!
Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов — татар язучысы, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.
Гариф Ахунов 1925 елның 18 сентябрендә Татарстанның Арча районы Кече Өчиле авылында (хәзерге вакытта ул авыл юк) крестьян гаиләсендә туа. Аның әтисе Ахунҗан абзый, авылның беренче совет активистларыннан булып, күмәкләшү чорында ярлы крестьяннәр арасында зур оештыру эшләре алып бара һәм шул эшләре өчен 1931 елда кулаклар тарафыннан үтерелә. Әтисез калган дүрт баланы әниләре карап үстерә. Күрше Казанбаш авылы мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң, Гариф 1940 елда Арча педагогия училищесына укырга керә. Ләкин Ватан сугышы башланып, гаиләнең хәле бик мөшкелләнгәч, Гариф ихтыярсыз эшләнгән бер «җинаяте» аркасында зур бәлагә очрый: күмәк хуҗалык кырыннан өенә рөхсәтсез бер күтәрәм бәрәңге алып кайтканы өчен аны хөкемгә тартып, өч елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Яшүсмер егет хөкем мөддәтен Ерак Көнчыгышта хезмәт белән төзәтү лагеренда уза. Кайткач, 1946 елның көзеннән училищеда өзелгән укуын дәвам иттереп, 1947 елда аны тәмамлап чыга. Аннары, Казанга килеп, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.
Гариф Ахуновның язучы буларак беренче иҗат тәҗрибәләре дә нәкъ менә шушы студентлык елларына туры килә. 1951 елда «Үсү юлы» альманахында яшь авторның «Галләм сорау бирә» исемле тәүге хикәясе басылып чыга. Ул шулай ук газета-журналларда очерклары, рецензия һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән күренә башлый. Шул ук 1951 елда, университетның соңгы курсында укыган чагында, аны «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә алалар. Мондагы хезмәтен ул университетны тәмамлап чыкканнан соң да дәвам иттерә — алты ел буе анда әдәби хезмәткәр, проза бүлеге мөдире һәм журналның җаваплы сәркәтибе вазифаларын башкара. Журналда эшләү яшь каләмнең иҗади сәләтен ачып җибәрүдә һәм әдәби осталыкка өйрәнүдә үзенә күрә бер мәктәп ролен үти. Бу елларда ул күп кенә хикәяләрен, беренче күләмле әсәре булган «Яшьлек яме» (1955) повестен иҗат итә. Ибраһим Гази, Габдрахман Әпсәләмов, Әнвәр Давыдов, Гомәр Бәширов, Шәйхи Маннур, Салих Баттал кебек танылган язучылар турында әдәби-тәнкыйть мәкаләләрен һәм иҗат портретларын бастыра.
1956 елның көзендә Гариф Ахунов, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе тәкъдиме белән, республиканың нефть үзәге Әлмәт шәһәрендә берьеллык иҗади командировкада була, ә 1957 елдан гаиләсе белән бөтенләй шунда күчеп китеп, ун елдан артык нефтьчеләр арасында яши, аларның хезмәт казанышларын һәм көндәлек тормышларын өйрәнә. Шул җанлы тормыш материалы нигезендә әүвәл күпсанлы очерклар, публицистик мәкаләләр, хикәяләр, кечкенә повестьларын яза (җыентыклар: «Еллар чатында», 1959; «Хыялый Хәйрүш егетләре», 1965; повестьлар: «Артышлы тау буенда», 1960; «Канатлар кая илтә?», 1967), аннары зур күләмле әдәби әсәрләреннән «Хәзинә» (1963) һәм «Хуҗалар» (1968) исемле романнарын ижат итә. Татарстан төбәгендә нефть хәзинәсе табылудан татар халкының яшәешенә, көнкүрешенә килгән үзгәрешләрне, шул яңача шартларда төрле буын һәм төрле кәсеп ияләре арасында күзәтелгән катлаулы социаль һәм әхлакый мөнәсәбәтләрне реалистик буяуларда сәнгатьчә гәүдәләндергән бу дилогия әдәби җәмәгатьчелектә алтмышынчы еллар татар прозасына яңалык алып килгән, аны яңа тормыш материалы һәм яңа геройлар белән баеткан әсәр итеп бәяләнә. Тиздән роман рус теленә дә тәрҗемә ителә һәм Казан, Мәскәү нәшриятларыңда кат-кат басылып, Татарстан нефтьчеләрен бөтенсоюз аренасына алып чыга. Дилогиянең аеруча беренче – «Хәзинә» романы популярлык казана. 1977 елда бу роман буенча Свердловск (Екатеринбург) киностудиясендә шул исемдәге нәфис фильм да эшләнә, ә соңрак, 1983 елда, «Кояшның да үз оясы була» дип исемләнгән инсценировка рәвешендә (авторы М.Шиһапов) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә куела.
Гариф Ахуновның Әлмәт чоры әдәби иҗат өлкәсендәге уңышлары белән генә түгел, иҗтимагый активлыгы белән дә игътибарга лаек. 1963 елның мартында Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге рәсмиләштерелеп, ул оешманың беренче җаваплы җитәкчесе буларак (1963-1965 һәм 1967-1968), Гариф Ахунов нефть төбәгендә яшәүче язучыларны иҗади коллективка туплау, яңа яшь әдәби көчләрне эзләп табу һәм тәрбияләп үстерү юнәлешендә мөһим эшләр башкара, шул чорда ике тапкыр Әлмәт шәһәр советына депутат итеп сайлана.
Татарстан әдипләренең җиденче корылтаеннан соң республика Язучылар берлегенең җаваплы сәркәтибе итеп сайлануы сәбәпле, Гариф Ахунов 1968 елда Казанга кайта. 1972-1974 елларда ул «Казан утлары» журналының баш мөхәррире булып эшли. 1974 елның май аенда узган сигезенче корылтайда исә каләмдәшләре аны Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе итеп сайлыйлар. Идарә рәисе булып Гариф Ахунов тугызынчы корылтайда да (1979) сайлана һәм бу хезмәтең 1984 елның маена кадәр дәвам иттерә. 1974-1984 елларда ул шулай ук СССР Югары Советында Татарстаннан сайланган депутат вазифаларын башкара.
Күптөрле административ һәм җәмәгать эшләре белән даими мәшгуль булуына карамастан, Гариф Ахунов үзенең иҗат активлыгын да киметми. Җитмешенче еллар дәвамында аның бер-бер артлы «И кадерле туган як» (1968-1970) исемле тарихи-публицистик китабы (М.Зарипов белән бергә язылган), «Чикләвек төше» (1971), «Олы юлга сәяхәт» (1974), «Ардуан батыр» (1975), «Без бит Арча яклары» (1978), «Йолдызлар калка» (1979) кебек әдәби, документаль һәм автобиографик китаплары нәшер ителә. Алтмышынчы еллар авылы тормышы материалына нигезләнеп язылган һәм җитәкче урында эшләүче хакимият кешесенең рухи ныклыгын, кыю, принципиаль характерын сәнгатьчә калку итеп, ышандырырлык итеп сурәтләгән «Чикләвек төше» повесте һәм элегрәк язылган «Хәзинә» романы өчен Гариф Ахунов 1973 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Гариф Ахунов 2000 елның 4 июнендә Казанда вафат була һәм туган ягы Арча зиратына җирләнә.
Материал Википедиядән алынды.