Центральная библиотека

"Үзенчәлекле моң иясе". Искә алу кичәсе

Бүген Әгерҗе районы мәдәни мирас һәм тарих музеенда күпкырлы шәхес - композитор, шагыйрь, рәссам Әнвәр Закир улы Закировның тууына 95 ел уңаеннан "Үзенчәлекле моң иясе" исемле искә алу кичәсе үтте. Ул Әгерҗе халкы өчен гимнга әверелгән "Әгерҗем" җырының көй авторы буларак бик таныш.

Кичәдә Әнвәр абыйның кызы Әлфия апа, хезмәттәшләре, дуслары, язучылар катнашты. Чара башында катнашучылар музейда Әнвәр Закир улының шәхси әйберләреннән күргәзмә, аның турында газеталардан истәлекләр, китаплары, җыентыклар, Әлфия Әнвәр кызының картиналары белән таныштылар. Кичә Әнвәр абый турында чыгышлар, истәлекләр аның җырлары, аудио һәм видео язмалар белән үрелеп барды.

Әнвәр Закир улының музыка, рәсем сәнгатенә осталыгы балалары Әлфия һәм Фәриткә, оныгы Ленизага да күчүе зур горурлык хисе уята. Искә алу кичәсендә яңгыраган җырлар, шигырьләр, истәлек чыгышлары Әнвәр абыйның үзенчәлекле, онытылмас шәхес икәнен раслый.

Чарада катнашучылар җылы очрашуга рәхмәт хисләре җиткерделәр һәм Әнвәр абыйның 100 еллыгында да очрашырга язсын дигән теләктә калдылар.

Чараны оештыруда ярдәм иткән музей хезмәткәрләренә китапханә исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Хезмәттәшлек алга таба да дәвамлы булсын!