Центральная библиотека

Күргәзмә "Татарның асыл улы"

Якташыбыз Ирек Илдус улы Шәриповка 55 яшь.
Ирек Илдус улы – чын милләтпәрвәр, танылган
җәмәгать эшлеклесе, татар милләте, мәдәнияте өчен янып
яшәүче шәхес.
📒 Шул уңайдан аңа багышланган "Татарның асыл улы" исемле күргәзмә эшләнде. Биредә аның эшчәнлеге турында мәгълүмат, фотолар, әңгәмәләр белән таныша аласыз.
Хөрмәтле Ирек Илдус улын юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Саулык - сәламәтлек, җаваплы эшендә уңышлар, гаилә бәхете телибез.
✒ ШӘРИПОВ ИРЕК ИЛДУС УЛЫ — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе
1969 нчы елның 15 нче ноябрендә Казан шәһәрендә туа

Белеме:
1993 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика факультетын “Журналист” белгечлеге буенча тәмамлый.
2003 елда «Урал дәүләт хезмәте академиясенең Ижевск шәһәрендәге филиалы»н “Дәүләт һәм муниципаль идарәсе” белгечлеге буенча тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеге:
1991-2003 еллар – ГТРК Удмуртия, Ижау телевидение студиясе хәбәрчесе;
2003-2011 еллар – “Янарыш” мәгълүмат-нәшрият үзәге директоры, баш мөхәррир;
2011-2012 еллар – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитет рәисе урынбасары;
2012-2023 еллар «Татарстан Халыклары дуслыгы йорты» директоры;
2023 елның сентябреннән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы бүлекчәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе.
Исемнәре:
Удмуртия Республикасының Атказанган журналисты;
Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре.
Бүләкләре:
“Казанның 1000- еллыгы истәлегенә” медале;
“Фидакарь хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медале;
“2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуда актив катнашкан өчен” күкрәк билгесе;
Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт Хаты;
Россия милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесенең Рәхмәт хаты;
2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасын әзерләүгә һәм үткәрүгә керткән өлеше өчен Россия Федерациясе Президенты грамотасы;
2014 елда Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәте өлкәсе хезмәткәрләре конкурсында җиңүче (I урын) (Пермь шәһәре);
2020 елда Бөтенроссия иҗтимагый премиясенең “Милләт горурлыгы” номинациясе лауреаты (Мәскәү шәһәре).
 
✒