Центральная библиотека

Күргәзмә "Кире кайтарылган исемнәр"

1991 елдан башлап 30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала.
Шул уңайдан Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә "Кире кайтарылган исемнәр" исемле китап күргәзмәсе эшләнде. Биредә репрессияләнгән күренекле якташларыбыз, татар язучыларының язмышлары, әлеге авыр чор турында язылган әсәрләр белән таныша аласыз. Күргәзмәгә рәхим итегез.