"Көмеш каләм" фестивале
Үзәк китапханә җитәкчесе Чулпан Нурмөхәммәтова һәм китапханәче Миләүшә Шәйхетдинова Исәнбай авылында узган яшь иҗат сөючеләрнең XXI "Көмеш каләм" фестивалендә катнаштылар. Чарага районыбызның сәләтле укучылары җыелды, төрле юнәлешләрдә көч сынаштылар, иҗади сәләтләрен ачтылар. Яшь шигырь, хикәя язучыларга, хәбәрчеләргә күбрәк китап укырга, үзебезнең туган як язучыларының, шәхесләрнең иҗаты белән танышып барырга, өйрәнергә тәкъдимнәр әйтелде. Иҗат өлкәсендә уңышлар, яңа җиңүләр, теләкләр җиткерелде