Центральная библиотека

Күргәзмә “Кыю юл яручылар нәселеннән”

Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә “Кыю юл яручылар нәселеннән” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмә безнең якташ, ТАССРның беренче җир эшләре халык комиссары Юныс Вәлидинең тууына 135 ел уңаеннан төзелде. Биредә сез аңа багышлап чыгарылган Шамиль Муллаяновның “Первый нарком земледелия” исемле китабы, шулай ук башка материаллар белән таныша аласыз.
Юныс Вәлиди – ТАССРның беренче җир эшләре халык комиссары.
Юныс Нуриман улы Вәлидов 1889 елда Әгерҗе районының Балтач авылында крестьян гаиләсендә туган. Туган авылында земство ачкан, урыс – татар мәктәбен бетергәннән соң, ул октябрь инкыйлабына кадәр кадимчелеккә, патша реакциясенә каршы көрәштә зур роль уйнаган белем учакларының иң күренеклесе булган Иж- Бубый мәдрәсәсендә белем ала. 1905 елның азакларында Казанда төрле сул һәм либераль агымнар белән тыгыз элемтәдә торган алдынгы карашлы шәкертләр “Әл – Ислам” исемендәге яшерен оешма төзиләр. Алар русиядәге барлык татар мәдәниятен үзгәртеп кору бурычын куялар. Аларның 1906-1907 елларда уздырылган яшерен съездларында Иж – Бубый мәдәрәсәсеннән делегат булып Юныс Вәлидов та катнаша. Мәдрәсәне тәмамлагач ул Алабуга өязендәге Салагыш авылында русско – татарская земская школада урыс теле укыта. Февраль – октябрь инкыйлаблары чорында Алабугада, Казанда революцион чыгышларда актив катнаша һәм 1918 елда коммунистлар партиясенә керә. 1918-19 елларда Алабуга өязендә мөселман эшләре комиссариатының рәисе булып эшли. Колчак гаскәрләре Алабугага якынлашкач, Казанга китә һәм гражданнар сугышы елларында мөселман хәрби коллегиясендә хезмәт итә. Ул Татарстан республикасын төзүдә иң актив эшләүчеләрнең берсе. 1920-1924 елларда җир эшләре халык комиссары булып эшли. Мирсәет Солтангалиев белән тыгыз элемтәдә тора һәм солтангалиевчелектә (милләтчелектә) гаепләнә. 1925 елның җәендә, кинәт авырып китеп, Мәскәү каласындагы Семашко хастаханәсенә эләгә, шунда үлеп кала. 1915 елда Әгерҗе районының Тоба авылы кызы Гайшә Мөсифуллинага өйләнә, өч балалары була. Зур кызлары Илсөяр – инженер, улы Илтозар фин сугышында һәлак була, икенче кызы Илгизәр – укытучы, Бөек Ватан сугышында катнаша.
Ю.Н. Вәлидовның авылдашы Х.Ш. Сәйфуллин зур кыенлыклар белән 1989 елда аны реабилитацияләүгә ирешә