Күргәзмә "Язганында тарих җиле"
Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә язучы, тарихчы, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Вахит Имамовка 70 яшь уңаеннан "Язганында тарих җиле" исемле китап күргәзмәсе эшләнде. Биредә сез аның тормыш юлы һәм иҗаты, китаплары, соңгы елларда журналларда басылган әсәрләре белән таныша аласыз.
Вахит Шәех улы Имамов - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Гаяз Исхакый (1995), Габдулла Тукай (2014), Илдар Юзеев (2022) исемендәге премияләре лауреаты.
1954 елның 18 мартында Татарстанның Актаныш районы Иске Байсар авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1971 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, моторлар төзү берләшмәсендә металл кырдыручы (токарь) булып эшли башлый. 1973 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. 1975 елның гыйнварыннан читтән торып уку бүлегенә күчеп, Татарстанның Балык Бистәсе районы газетасында әдәби хезмәткәр вазыйфаларын башкара. 1975—1977 елларда гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, янә Балык Бистәсе район газетасында журналистлык эшен дәвам иттерә, газета редакциясенең хатлар бүлеген җитәкли.
1982 елда Вахит Имамов, Чаллы шәһәренә күчеп, гаиләсе белән шунда төпләнә. Төрле эшләрдә эшли: ике ел мәктәптә тарих фәнен укыта, КамАЗның пресс-рам заводында биш ел буена мастер, участок башлыгы, өлкән диспетчер вазифаларын башкара. 1990 елдан исә, КамАЗ типографиясе базасында Газета-китап нәшрияты оештырып, 2005 елга кадәр шуның баш мөхәррире булып эшли. Бер үк вакытта, 1997 елның языннан 2016 елга хәтле, ул Чаллы Язучылар оешмасын җитәкли.
2004 елда Чаллыда чыгучы «Мәйдан» журналының баш мөхәррире булып эшли. 2014 ел ахырында Казанга күченә һәм бүгенге көнгә кадәр “Мәдәни җомга” газетасын җитәкли.
25ләп китап авторы.