Центральная библиотека

Выставка "Милләтнең энҗе бөртеге - Мөхлисә Бубый"

Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә мәгърифәтче, мөгаллимә, ислам дине белгече, татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, хатын-кызлардан беренче казый, педагог Мөхлисә Бубыйның тууына 155 ел уңаеннан "Милләтнең энҗе бөртеге - Мөхлисә Бубый" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә аның тормыш юлы, эшчәнлеге, аның турында истәлекләр, язмалар, мәкаләләр белән таныша аласыз.

Мөхлисә Габделгалләм кызы Нигъмәтуллина - Бубый 1869 елда Вятка губернасы Сарапул өязе (хәзерге Татарстанның Әгерҗе районы) Иж-Бубый авылында туа. Ул Габдулла һәм Гобәйдулла Бубиларның кыз туганы. Башлангыч белемне әнисе Бәдрелбәнат абыстайдан ала, аннары бертуганнары Габдулла һәм Гобәйдуллада укый. Мөхлисәне Уфа губернасы, Минзәлә өязендә яшәүче өлкән яшьтәге муллага яшьли кияүгә бирәләр, ләкин никахлары озын гомерле булмый, абыйсы һәм энесе аны ике кызы белән Иж-Бубыйга алып кайталар. 1885 елдан Габдулла белән Гобәйдулла әтиләре мәдрәсәсен үзгәртеп коруга керешәләр. Мөхлисә Бубый бертуганнарының хатыннары Нәсимә һәм Хөснифатыйма белән берлектә яңа типтагы хатын-кызлар мәдрәсәсен оештыруда актив катнаша.
1901 елда 6 сыйныфлы татар хатын-кызлар мәктәбе ачыла, һәм Мөхлисә Бубый аның мөдире була.
Ир-балалар мәдрәсәсе таркатылып, Мөхлисә Бубыйның абыйсы һәм энесе кулга алынганнан соң (1911), хатын-кызлар училищесе ябыла (1912). Мәдрәсә ябылгач, Мөхлисә Бубый Троицк шәһәренә (Ырынбур губернасы) күчеп китә һәм анда 1910 елда ачылган башлангыч хатын-кызлар мәктәбен җитәкли. Бер үк вакытта 1913 елдан хатын-кызлар гимназиясендә дин гыйльме укыта. 1914 елда сәүдәгәр Яушевларның матди ярдәме белән хатын-кызлар мәдрәсәсе, 1915 елда мөгаллимәләр семинариясе ачуга ирешә һәм аның мөдире була. Мөхлисә Бубый Троицкида кызлар мәдрәсәсендә укытканда аеруча зур популярлык казана.
1917 елда аны Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда (Мәскәү, 1-10 май, 1917) Мөселманнар Диния нәзарәте әгъзасы һәм казый итеп сайлыйлар. Хатын-кызлар арасында дөньяда беренче казый була ул. 1917 елдан Уфада эшли, Диния нәзарәтенең гаилә эшләре бүлеге белән җитәкчелек итә, митрикә кенәгәләрен тутыру, гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу, ислам диненә дәгъватлау һ.б. эшләр белән шөгыльләнә. Мөхлисә Бубый шулай ук хатын-кызлар арасында мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып бара, «Өлфәт», «Әхбар», «Вакыт» газеталарында, «Сөембикә», «Ислам мәҗәлләсе» журналларына мәкаләләр яза, аларда хатын-кызларның вазифалары, гаиләдә һәм җәмгыятьтә тоткан урыны яктыртыла, телне, милли һәм дини традицияләрне саклау хатын-кызларның төп бурычы буларак бәяләнә.
Мөхлисә Бубый «Башкорстандагы контрреволюцион буржуаз-милләтчел оешма әгъзасы» булуын күрсәткән яшерен белешмә нигезендә 1937 елда кулга алына. Аны һәм тагын 6 мөселман зыялысын, революциягә каршы милләтчел эшчәнлек алып баруда, чит ил разведкасы белән элемтә тотуда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итәләр. 1937 елның 23 декабрендә Мөхлисә Бубыйга чыгарылган хөкем карары башкарыла – ул Уфа шәһәрендә атып үтерелә. Вафатыннан соң аклана