Центральная библиотека

Күңел чишмәләре” әдәби – иҗат берләшмәсенең 25 еллык юбилеена багышланган кичә

Үзәк китапханәдә районыбыз каләм осталары белән “Күңел чишмәләре” әдәби – иҗат берләшмәсенең 25 еллык юбилеена багышланган кичә узды. Иҗат әһелләре үзләренең шигырьләрен укыдылар, истәлекләр белән уртаклаштылар, оешманың барлыкка килү тарихын сөйләделәр, мәрхүм каләм осталарын искә алдылар. Берләшмәнең җитәкчесе Чулпан Нурмөхәммәтова быел юбилейларын билгеләп үткән Асия Корбангалиева, Фәридә Айдарова, Әлфирә Низамова, Гүзәлия Исмәгыйлевага район башлыгының, оешманың барлык әгъзаләренә дә берләшмәнең Рәхмәт хатларын һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Шулай ук “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире Дания Абзалиева матбугат ветераннары Рәмзия Зарипова, Асия Корбангалиева, иң актив хәбәрче Әлфирә Низамованы Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Кичә үзебезнең районның шагыйрьләре һәм композиторларына иҗат иткән җырлар белән үрелеп барды. Рамил Мухъгалин, Чулпан Нурмөхәммәтова, Фәридә Айдарова, Наилә Муллахмәтова, Гөлзирә Бәшәрова башкаруындагы җырлар, Марат Мулләхмәтовның баянда уйнавы бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Берләшмәнең алдагы елларда да иҗади гомере озын булуын теләп, “... бу дөньяга без килгәнбез икән, юкка түгел, юкка түгелдер” дигән күмәк җыр, күтәренке кәеф белән, яңа очрашулар теләп, алга таба да иҗат итәргә сүз биреп, кунаклар кичәдән рухи азык алып кайтып киттеләр.