Әдәби чара. “Халкына багышланган гомер”
Бүген Үзәк китапханәдә якташыбыз, бөек галим - педагог, тел белгече, җәмәгать эшлеклесе, Хезмәт Батыры, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Казан университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире булган Мөхетдин Хафизетдин улы Корбангалиевның 150 еллык юбилее уңаеннан “Халкына багышланган гомер” исемле әдәби чара үтте. Чарада Мөхетдин аганың авылдашлары, китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре, укытучылар һәм укучылар, төбәк тарихын өйрәнүчеләр катнашты. Казанда Татар китабы йортында якташыбызга багышланган чара турында видеоязма күрсәтелде. Чыгыш ясаучы Дамира Галләмова галимнең тормыш юлына тукталды. Районыбызның ветеран педагогы Вәсилә Хәкимова Мөхетдин Хафизетдин улының гыйльми хезмәтләрен тирәннән өйрәнүе, татар халкы өчен зур эшләр калдырган шәхес булуын әйтте. Шулай ук тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмованың якташыбызның нәселен өйрәнүе буенча шактый эзләнүләр башкаруын, юбилее уңаеннан башкарылган эшләре турында сөйләде. Җәй көне күренекле галимнең туган авылы Биектауда да чаралар үзачагы турында әйтте.
Китапханәдә әзерләнгән эчтәлекле “Халкына багышланган гомер” дигән китап күргәзмәсе дә залда җыелган кунакларда зур кызыксыну уятты. Олуг якташыбызны зурлап искә алуның әһәмиятле булуын райондашларыбыз хуплап каршы алдылар һәм чарада катнашуларына сөенеп таралыштылар.
Р.S. Кичәне әзерләүдә зур ярдәм иткән, бөек педагогның тормыш юлын, хезмәт юлын тирәннән өйрәнүче, авыл тарихына багышланган “Бөек Себер юлында Биектау” исемле китапның бер бүлеген аңа атаган педагогика ветераны Сибгатова Эльза Әхмәт кызына рәхмәт җиткерәбез.
В Центральной библиотеке прошел вечер в честь земляка Мухутдина Курбангалиева «Жизнь, посвященная народу».
Видному татарскому ученому, известному филологу, педагогу и методисту Курбангалиеву Мухутдину Хафизитдиновичу в этом году исполнилось 150 лет (1873-1941). Он своей разносторонней научно-педагогической деятельностью внес значительный вклад в развитие народного образования. Его научное наследие велико и многогранно. Он автор многочисленных учебников по татарскому и русскому языку, арифметике, географии, дошкольному образованию, ликбезу; им составлены словари, методические пособия и руководства, наглядные пособия, таблицы и т.д. По утверждению самого педагога, им было написано 96 книг, а по архивным документам числится 130 научных работ. За трудовые заслуги в области просвещения ему были присвоены звания «Героя труда» (1928) и «Заслуженного деятеля науки ТАССР» (1940), в том же году он был награжден орденом «Трудового Красного Знамени». Знаменитый земляк умер 3 июня 1941 году. Похоронен в г. Казани.