Центральная библиотека

Китап күргәзмәсе "Яшенне турылый белгән зат"

Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә язучы, әдәбият белгече, әдәби тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиевның 75 яшьлек юбилее уңаеннан "Яшенне турылый белгән зат" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Сез аның тормыш юлы һәм иҗаты, әсәрләре белән танышы аласыз.
Ринат Мөхәммәдиев 1948 елның 10 декабрендә Татарстан АССРның Мамадыш районы Кече Кирмән авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1966 елда шул районның Түбән Ушмы унберьеллык мәктәбен, ә 1971 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Аннан соң Казан телевидение студиясендә яшьләр-балалар тапшырулары редакторы булып эшли. 1973-1976 елларда Казан дәүләт университетының журналистика кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. Аспирантураны тәмамлагач, 1977 елның февраленнән Татарстан Язучылар союзы органы «Казан утлары» журналы редакциясенең әдәби тәнкыйть бүлегендә редактор булып эшли башлый. 1981 елның маеннан шул ук журналның баш редактор урынбасары була. 1979 елда Ринат Мөхәммәдиев филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.
Язучы 1980 елдан башлап берничә ел Татарстан Язучылар берлегенең партия оешмасына җитәкчелек итә, 1987-1989 елларда Татарстан китап нәшрияты директоры булып эшли, Татарстан язучыларының 11 нче корылтаенда (1989 елның мае) союз идарәсенең рәисе итеп сайлана. Ул шулай ук Халыкара Язучылар берлеге әгъзасы. 1990-1993 елларда Татарстаннан Россия Югары Советына халык депутаты, Россия Югары Советының Президиумы әгъзасы һәм Югары Советның Мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе, 1995-2000 елларда ул шулай ук Татарстан Республикасы халык депутаты вазифаларын башкара.
Ринат Мөхәммәдиев бүгенге көндә Мәскәүдә Халыкара Язучылар берлегенең рәис урынбасары булып эшли, Мәскәүдә чыга торган «Татар дөньясы» («Татарский мир») дигән иҗтимагый-сәяси газетаның баш мөхәррире вазифаларын башкара. Бүгенге көндә аның романнарына нигезләнеп Төркиядә күпсерияле нәфис фильм төшерелә, язучы үзе Төркия университетларында татар тарихы, әдәбияты буенча курсларда лекцияләр укый.
Әдәби иҗат эше белән Ренат ага Мөхәммәдиев мәктәптә укыган елларында ук кызыксына башлый: шигырьләр, хикәяләр яза. Аның ул вакыттагы беренче иҗат тәҗрибәләреннән кайбер үрнәкләр көндәлек матбугат битләрендә, республика балалар газетасы "Яшь ленинчы«да (хәзерге «Сабантуй») басылып чыга. Аспирантурада уку елларыннан башлап исә ул, нигездә, төп игътибарын әдәби тәнкыйть өлкәсенә юнәлтә һәм чагыштырмача кыска вакыт эчендә рес-публика матбугатында бер-бер артлы җитди, тирән эчтәлекле тарихи-әдәби һәм рецензия характерындагы мәкаләләрен бастыра.
Ренат ага Мөхәммәдиев әдәбият өлкәсендә зур үрләр яулаган язучы. 1993 елда ул «Сират күпере» романы өчен Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була, 2002 елда М. Шолохов исемендәге Халыкара премиягә ия.