Центральная библиотека

Рәссам Камил Мансур улы Мөхәммәтшинның иҗат кичәсе

30 ноябрь көнне китапханәдә зур бәйрәм булды. Районыбызның рәссамы, “Әгерҗе шәһәренең мактаулы гражданы”, район һәм республика күләмендә бәйрәм чараларын сәнгати бизәү авторы, Т. Гыйззәт исемендәге премия лауреаты, “Күңел чишмәләре” әдәби – иҗат берләшмәсе әгъзасы, район гербы авторы, "Барлык буын чик сакчыларына" мемориалын ясаучы – Камил Мансур улы Мөхәммәтшинның иҗат кичәсе үтте. Чарада матурлыкка, сәнгатькә гашыйк кешеләр катнашты. Бәйрәмдә катнашучылар Камил Мансур улының тормыш һәм иҗат юлы, "Күңелдәге матурлык" исемле күргәзмә белән таныштылар. Камил әфәнде тамашачыларны кызыксындырган сорауларга бик теләп җавап бирде, күзләрнең явын алырлык иҗат эшләре белән тәэсирләндерде. Кичәнең кунаклары Камил Мөхәммәтшинга үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр, истәлекләр белән уртаклаштылар. Сәнгать мәктәбе укучылары ясаган рәсемнәрдән төзелгән күргәзмәгә Камил абыйлары күзәтү үткәрде һәм аларга киңәшләрен бирде. Юбилярны Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Чулпан Нурмөхәммәтова, танылган музыкант Александр Гущин тәбрикләде, Наилә Муллахмәтова җыр бүләк итте.
Әлеге матур, җылы очрашу күңелләрдә озак сакланыр!