Центральная библиотека

Күргәзмә "Рәхмәт сиңа, яшьлегем"

Үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә Казанда яшәүче якташыбыз, яшь иҗатчы, алып баручы Гөлназ Рәшитовага багышланган "Рәхмәт сиңа, яшьлегем" исемле күргәзмә оештырылды. Күргәзмәнең максаты - талантлы яшьләр белән таныштыру, районыбызның яшүсмерләрен иҗатка тарту, туган телдә иҗат итәргә этәрү, ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү. Әлеге күргәзмәдә Гөлназның район һәм республика матбугатында басылган иҗаты, аның белән әңгәмәләр урын алган.
Гөлназ Рөстәм кызы Рәшитова - Әгерҗе кызы, татар гаиләсендә үсә. 1 нче гимназиядә белем ала. Туган телгә мәхәббәт уятуда гаиләсе һәм укытучыларының йогынтысы зур була. Мәктәптә укыганда ук олимпиадаларда, конференцияләрдә катнашып, призлы урыннар ала. Гимназиядән соң Казан педагогия көллиятенә укырга керә. Музыка, шигърият, журналистика белән кызыксына. Көллияттә укыганда татар тормышы белән кайнап яши башлый. 2019 елдан «Татар today» яңалыклар порталында веб – редактор булып эшли башлый. 2021 елдан – балалар һәм яшүсмерләр өчен «Белем радиосы»ның эфирга чыгаручы редакторы һәм алып баручысы. Белем.ру порталы һәм Татнетны үстеру фонды сайтларының мөхәррире. «Тәртип» радиосында «Калеб» тапшыруының еш кунагы.
Гөлназ быел көллиятне тәмамлап, КФУның татар журналистикасы Яңа милли медиа бүлеге студенты булды.
Гөлназ Татарстан Мәдәнияте министрлыгы каршында эшләп килүче Татар мәдәни ресурс үзәге базасында оештырыла башлаган «ЯшьLine» (Яшьлайн) тапшыруының авторы һәм алып баручысы. «ЯшьLine» – яшьләр турында яшьләрчә интернет - тапшыру. Ул август аеннан чыга башлады. Иҗади, талантлы яшьләрне үстерү, туган телебезне популярлаштыру максатыннан оештырылды.
Гөлназ «Татар сүзе», «Татар кызы» һ. б бәйгеләр җиңүчесе.
Үзе дә шигырьләр яза.
«ЯшьЛайн» – Гөлназ авторлыгында дөнья күрүче интернет-тапшыру әнә шулай дип атала
Тулырак: https://agryz-rt.ru/news/yashaesh/golnaz-rasitova-tug..
https://chelny-rt.ru/news/achyk-ishek/iasline-iaslar-..
https://agryz-rt.ru/news/pokolenie-next/glavnoe-strem..
https://minmol.tatarstan.ru/index.htm/news/2234856.htm
https://vk.com/rassshitovvva