Центральная библиотека

"Зартугай балкышы" китабын тәкъдир итү кичәсе

 28 ноябрьда Уразай авыл клубында милләткә, мәдәнияткә, сәнгатькә фидакарь хезмәт иткән, композитор, җырчы, баянчы, районыбызның Таҗи Гыйззәт исемендәге премия лауреаты Гафият Нигъмәтуллинны искә алу һәм аның җырларыннан, истәлекләрдән торган "Зартугай балкышы" китабын тәкъдир итү кичәсе үтте. Чарада Гафият Нигъмәтуллинның әнисе Маһинур апа, балалары, оныклары, иҗатташ дуслары, авылдашлары, дуслары катнашты. Җылы очрашу барлык катнашучылар күңелендә якты истәлек булыр!