Күргәзмә "Ерак тарихыбызга юл сузучы"
Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә күренекле язучы, ТРның халык язучысы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурихан Фәттахның тууына 95 ел уңаеннан "Ерак тарихыбызга юл сузучы" исемле китап күргәзмәсе оештырылды.
Күренекле язучы Нурихан Фәттах (Нурихан Садрилмән улы Фәттахов) 1928 елның 25 октябрендә Башкортстанның Яңавыл төбәгендәге Күчтавыл дигән кечкенә генә татар авылында колхозчы гаиләсендә туа. Балачагы шул төбәктәге Яңа Уртавылда уза. 1946 елда урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны тәмамлагач, бер ел (1951–1952) Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясендә мөхәррир, ә 1952–1953 елларда Татарстанның Чистай шәһәрендә «Сталин байрагы» дигән өлкә газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли. 1953 елның маеннан кабаттан Казанга кайтып, профессионал язучылык хезмәтенә күчә.
Н.Фәттах әдәби иҗат эшенә мәктәптә укыганда ук керешә: шигырьләр, хикәяләр яза, көндәлекләр алып бара. Студент елларында фольклор экспедицияләренә чыгып, татар халык иҗаты әсәрләрен җыеша, бик мавыгып, халыкның сөйләм телен, йола-ырымнарын, борынгы тарихи риваятьләрне, әдәби истәлекләрне өйрәнә. 1944 елдан матбугатта аның шигырьләре күренә башлый, ә 1948 елны «Безнең хикәяләр» исемле күмәк җыентыкта «Утлар» дип аталган беренче чәчмә әсәре дөнья күрә. Ниһаять, 1955 елда ул үзенең «Сезнеңчә ничек?» дигән беренче романын тәмамлый.
Илленче елларның урталарында, совет хөкүмәте карары белән Казакъстан далаларында чирәм җирләрне күтәрү дигән мәгълүм кампания башлангач, Н.Фәттах ике ел рәттән берничә ай буе Павлодар өлкәсендәге «Казан» совхозында эшли, Татарстаннан килгән эшчеләрнең тормыш һәм хезмәтләрен өйрәнә, бер үк вакытта җирле халык – тугандаш казакъ халкының тормыш-көнкүреше белән якыннан таныша. Шуларның нәтиҗәсе буларак 1962 елда әдипнең «Бала күңеле далада» исемле икенче зур романы языла. Чирәм җирләрне күтәрү хәрәкәтенә бәйле рәвештә заманның тормыш, әхлак, хезмәт мәсьәләләрен реалистик рухта тасвирлаган бу әсәре һәм аннан соң берничә ел узгач медицина хезмәткәрләре, яшьләр тормышыннан алып иҗат ителгән «Мөдир Саҗидә» повесте (1968) белән Нурихан Фәттах шул елларда ук үзен татар прозасына үзенчәлекле бер төс, аһәң алып килгән талантлы каләм остасы итеп таныта.
Узган гасырның алтмышынчы елларыннан башлап язучы үзенең иҗади игътибарын тарихи жанрга юнәлтә. Ул, бөтен көч-дәртен җигеп, татар халкының үткәнен өйрәнергә керешә, археологик экспедицияләргә кушылып, борынгы Болгар шәһәре хәрабәләрен казу эшләренә якыннан катнаша, гомумтөрки һәм татар халкы тарихына кагылышлы гыйльми хезмәтләрне, борынгы язма истәлекләрне, документларны, шул җөмләдән безнең эрага кадәр кытай тарихчылары теркәп калдырган барлык беренчел чыганакларны күздән кичерә. Бу озак елларга сузылган эзләнү-өйрәнүләрнең нәтиҗәсе булып иң әүвәл «Ител суы ака торур» романы (1970) һәм «Кол Гали» трагедиясе (1973) иҗат ителә.
Әдипнең тарихи теманы яктырткан «Сармат кызы Сәринә» дигән икенче бер шигъри трагедиясе дә (1986) бар.
1977–1985 еллар арасында Н.Фәттах «Сызгыра торган уклар» исемле икенче тарихи роман-дилогиясен язып тәмамлый. Ике китаптан торган, күп планлы, күп персонажлы бу әсәр төрек-татар халыклары тарихының тагын да борынгырак дәверләрен үз эченә ала.
Аның алтмышынчы елларның икенче яртысында язылган «Кырык дүртнең май аенда» (беренче исеме – «Артта калган еллар») повестен һәм күләмле «Кичү» романын шулай ук тарихи жанр әсәрләре итеп карарга мөмкин.
Әдип иҗат эшчәнлегенең тагын бер зур өлкәсе – төрки телләрнең борынгы тарихы. «Ерак гасырлар авазы» (1976), «Фест дисбесенең сере» (1986) хезмәтләре, зур күләмле «Шәҗәрә» (1991) һәм рус телендә язылган «Язык богов и фараонов» (1999) китаплары әнә шулар җөмләсеннән.
Н.Фәттах 1994 елда «Сызгыра торган уклар» исемле икенче романы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
1998 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән исем бирелә. 1992 елда Халыкара биографик үзәк (Кембридж, Англия) аны, дөньяның күренекле шәхесләре исемлегенә кертеп, «Ел кешесе» дигән диплом белән бүләкли.
Н.Фәттах 1978 елдан «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә.
Ул 2004 елның 18 февралендә Казанда вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә.
Н.Фәттах – 1965 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Сезнеңчә ничек?: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1957. – 337 б. – 10000 д.
Тегермәндә: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1957. – 40 б. – 8000 д.
Берничә хикәя. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 162 б. – 7000 д.
Яшь чакларда: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 188 б. – 15000 д.
Мөдир Саҗидә: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 243 б. – 15000 д.
Бала күңеле далада: роман. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 464 б. – 15000 д.
Ител суы ака торур: тарихи роман. – Төз. 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 399 б. – 30000 д.
Сызгыра торган уклар: тарихи роман. – 1 китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 344 б. – 13000 д.
Сызгыра торган уклар: тарихи роман. – 2 китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 432 б. – 15000 д.
Шәҗәрә: тарихи-лингвистик эзләнүләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 325 б. – 5000 д.
Кичү: чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 350 б. – 5000 д.
Сайланма әсәрләр: 5 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 3000 д.
1 т.: роман, повесть. – 464 б.
2 т.: роман. – 431 б.
3 т.: тарихи роман: трагедия, тарихи драма. – 464 б.
4 т.: роман, повесть, балалар өчен хикәяләр. – 463 б.
5 т.: мәкаләләр, истәлекләр. – 400 б.
Аклан: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 399 б. – 2000 д.
* * *
А как по-вашему?: роман / пер. с татар. В.Шкаева. – М.: Мол. Гвардия, 1961. – 327 с. – 65000 экз.
Наш младший брат: рассказы / пер. с татар. Р.Зайнуллина. – М.: Детгиз, 1963. – 63 с. – 65000 экз.
Итиль-река течет: исторический роман / пер. с татар. М.Зарипова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1978. – 368 с. – 100000 экз.
Итиль-река течет: исторический роман / пер. с татар. М.Зарипова. – 2-ое изд. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. – 367 с. – 140000 экз.
Язык богов и фараонов: историко-лингвистические исследования о происхождении языка. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1999. – 488 с. – 3000 экз.