Центральная библиотека

Күргәзмә "Мин - җир кызы"

Районыбызның шагыйрәсе, "Күңел чишмәләре" әдәби - иҗат берләшмәсенең актив әгъзасы, Татарстанның Республикасының атказанган укытучысы Исмәгыйлева Гүзәлия Габдрахман кызының 75 яшьлек юбилее. Шул уңайдан Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм төбәкне өйрәнү бүлегендә "Мин - җир кызы" исемле китап күргәзмәсе оештырылды.

Гүзәлия Габдахман кызы 1948 елда Салагыш авылында беренче бала булып дөньяга килә. Гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. 1968 елдан Исәнбай урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Татарстанның атказанган укытучысы.

Иҗат җимешләре "Күңел чишмәләре" әдәби иҗат берләшмәсенең җыентыкларында, "Әгерҗе хәбәрләре", "Яңарыш" газеталарында басылып тора.

Гүзәлия апаны туган көне белән котлап, саулык - сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗади уңышлар телибез.