Центральная библиотека

Бөтендөнья татар конгрессының Әгерҗе районы бүлеге каршында эшләп килүче төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятенең күчмә утырышы

21нче сентябрь көнне Шаршады авыл җирлегендә Бөтендөнья татар конгрессының Әгерҗе районы бүлеге каршында эшләп килүче төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятенең күчмә утырышы узды. Чарада авылларыбызның тарихын язучылар, җирлекләрнең үткән юлы белән кызыксынучылар, музей хезмәткәрләре, китапханәчеләр, имам - хатыйплар, тарихчы - язучы Фәүзия Бәйрәмова, Мәксәү шәһәренең "Татарлар һәм төрки халыклар милли конгрессы" җитәкчесе, тумышы белән Уразай авылыннан, иганәче Рөстәм Ямалиев катнашты.
Утырыш Шаршады авыл тарихы музеенда башланып китте. Башлангыч мәктәп укучылары авылның тарихы, музейдагы экспонатлар белән таныштырдылар. Утырышның икенче өлеше авыл мәдәният йортында түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Чараны оештыручы - Шаршады авыл музее җитәкчесе Зөлфия Нафикова чыгышында авылының тарихына тулырак тукталып китте.
Әгерҗе Үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган төбәкне өйрәнү бүлеге китапханәчесе Шәйхетдинова Миләүшә Рәшит кызы районыбызның күренекле шәхесе - шагыйрь, мәгърифәтче Даут Гобәйдинең 150 еллыгы уңаеннан чыгышын тәкъдим итте.
Фәүзия Бәйрәмова районыбызның тагын бер күренекле шәхесе - Мөхетдин Корбангалиевның тормыш юлына, иҗатына багышланган чыгышын ясады.
Катнашучылар һәр авыл тарихы һәм шәхесләре турында басылып чыккан китапларны халыкка җиткереп, кичәләр ясап тәкъдим ителсен иде дигән теләктә калдылар. Оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр.