Әдәби сабан туй
Районыбызның иң актив әдәби марафончылары Апаста уздырылган Әдәби Сабан Туенда катнаштылар. Чара сөлге (бирнә) җыю белән башланып китте. Җыр - биюләр, Әдәби көрәш, әдәби марафонда актив катнашкан районнарны бүләкләү, лотерея үткәрелде.
Безнең марафончылар да милли уеннарда катнаштылар, Язучылар белән очраштылар, Апасның Туган якны өйрәнү музеенда, Үзәк китапханәдә, Апасның истәлекле урыннарында булдылар. Апаслыларга, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.