"Шагыйрь күңеле - тормыш көзгесе"
Үзәк китапханәдә язучы, журналист, Риза Шәфи, Саҗидә Сөләйманова , Шәйхи Маннур исемендәге премияләр лауреаты Ринат Батталовның тууына 75 ел уңаеннан "Шагыйрь күңеле - тормыш көзгесе" исемле күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә рәхим итегез.
Ринат Гыймазетдин улы Батталов1948 елның 17 июнендә Татарстан АССР Әгерҗе районы Ырыс авылында туган. Удмуртиянең Алнаш районы Гөлширмә мәктәбен, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын, Удмурт дәүләт университетын (Ижау) тәмамлаган. Авиация радисты булып хәрби хезмәтне үткән.
• 1970-1974 елларда Салагыш авыл шурасы сәркатибе.
• 1974-1975 елларда «Җиңү юлы» газетасы (Әгерҗе районы) хезмәткәре.
• 1975 елдан «Агрохолодмаш» берләшмәсендә (Ижау) инженер, мастер, һөнәри берлек комитеты рәисе.
• 1998 елдан «Мир» хуҗалыгында инженер.
2018 елның 4 маенда вафат, Әгерҗе районы Уразай авылы зиратында җирләнә.
1959 елда «Ленин юлыннан» газетасында беренче мәкаләләре күренә. 1970 елда «Җиңү юлы» газетасында шигырьләре дөнья күрә. 1990 еллардан шигырьләре, язмалары Татарстан («Ватаным Татарстан», «Казан утлары», «Мәйдан», «Якташлар»), Удмуртия («Удмурт дунне», «Яңарыш») газета-журналларында басыла. Удмуртиядә 1997 елда татар авторларының «Язмышлар авазы» исемле шигырьләр җыентыгында уннан артык шигыре басыла. Шигырьләре, хикәяләре тупланган берничә китап авторы.
2004 елның гыйнварында ТР язучылар берлегенең Кабул итү коллегиясе карары нигезендә (рекомендация бирүчеләр, тәкъдим итүчеләр Р. Шәфи, М. Вәлиев, Г. Гомәр) ТР язучылар берлеге идарәсе Ринат Гыймазетдин улы Батталовны Татарстан язучылар оешмасына әгъза итеп кабул итә.
Удмуртия язучылар берлегенең татар язучылар бүлеген булдыруда зур хезмәт куйды, аның җитәкчесе булды.
2005, 2011 елларда Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлекләре арасында килешү төзүдә башлап йөри.
«Яңарыш» газетасы (Ижау) каршында оешкан Риза Шәфи исемендәге әдәби-иҗат берләшмәсен җитәкли.
«Яңарыш» газетасында «Ижау – иҗат мәйданы», «Әдәби сәхифә» рубрикаларын алып бара.
Китаплары:
• Гомер сагышларым: шигырьләр. Казан: РИЦ Школа, 2000.
• Агым суда – акчарлак: шигырьләр, хикәяләр. Казан: Матбугат йорты, 2002.
• Гомер учагы: шигырьләр. Казан: ТКН, 2008.
• Миһербанлык чишмәсе: мәкаләләр, очерклар. Казан: ТКН, 2013.