Центральная библиотека

Туган як чишмәләре

Өченче көн
Кичке Тан авылындагы чишмәләрне өйрәнуне дәвам итәм. Изге чишмә бик борыңгы, купне кургән.Ташлар арасыннан борып чыккан чишмә суыннан авыз иткәннәр, аның кырыенда вагьдәләр бирешкәннәр. Сугышка киткәндә, егетләр чишмә белән саубуллашырга дип, монда килгәннәр. Әби-бабайлар, шушы чишмә янына килеп, яшьлек елларын искә төшерәләр. Чишмә суын авыз итеп лаззәт алалар, авыр чакларда чишмэ янына килеп, кайгыларын сөйләп кунелләренбушаталар. Ә хәзер чишмәнең матурлыгын курсәгез иде! Әкиятләрдә генә тасвирланган гузәллек иленә сәяхәткә чыгасыгыз килсә, Кичке Тан авылындагы Изге чишмәгә рахим итегез!