Туган як чишмәләре
#туганякчишмэлэре #АгрызскаяЦБС #краеведение
Икенче көн
Буген Кичке Тан авылына сәяхәт итәрбез. Кичке Тан авылында 27 чишмә бар дип исәпләнә. Шуларның иң зурысы хәм тәмле сулысы, билгеле - Әулия чишмәсе. Бу чишмәнең гаҗәеп узенчәлеге бар: суы җәен дә кышын да бер температура да тора икэн. Кайчан эчсәң дә тамак төбен шештерми. Авыл халкы да, кунакка кайтучылар да шушы чишмәгә киләләр. Чишмә өйе янында кечкенә койма белән әйләндереп алынган мәйданчыгы бар. Аның саф сулары Иж елгасына агып төшә.
Имеш, бик борынгы заманнарда курәзәче яшәгән.Ул
кешеләрнең киләчәген эйткән, тешләрне юраган хәм кешенең югалган эйберләрен табып биргән гомуман, бик зур көчкәия кеше булган. Карт берконне урманга барган жиреннән юлда кинәт кенә авырып китә хэм шунда вафат була. (Бу якынча 1912 еллар тирэсе була). Картны авылда яшуче берэу куреп ала да, кешелэр жыеп, накь улгэн жиренда кумаләр. Шул вакыттан сон озак та утми жирдән чишмә бәреп чыга. Халык ана " Әулия" дип исем бирэ. Чөнки бу кеше, эйтеп узганча, узенен көче белән купме кешелерга яхшылыклар эшләгән изге кеше. Эйе, чынлап та ул карт бик яхшы кеше булгандыр, чонки чишма сафлык, чисталык билгесе, чишмэнен шушы карт кабере яныннан тибеп чыгуы шуны раслый. Инде менә бер гасырга якын, эйтерсен лә, бу чишмәдә шушы картнын яхшы гамәлләре кылган изге эшлере "ага". Узе якты деньядан киткәч тә, башкаларга ярдәм итуеннән туктамый, шифалы сулары белән кешеләрне давалый.