Центральная библиотека

"Туган як чишмәләре" "Родники родного края"

#туганякчишмэлэре #АгрызскаяЦБС
#краеведение
Беренче көн
"Туган як чишмәләре" "Родники родного края"
Әгерҗе районы табигате бик матур. Мин сезне 5 көн дәвамында Эгерҗе районындагы берничә саф сулы чишмәләребез белән таныштырам. Буген без Кадыбаш авылындагы "Ерак тау" чишмәсенә сәяхәт итәрбез. Кадыбаш авылында Фәридә-Фәрит Каюмовлар инициативасы белән төзекләндерелә башлап, соңыннан бик күпләрнең көче һәм тырышлыгы белән сафка баскан Ерак тау чишмәсе-
“Җиденче чишмә”.
– Танылган композитор Сара Садыйкованың Гомәр Бәширов сүзләренә язган “Җидегән чишмә” җырындагыча, безнең авылда да җиде чишмә бар. Тагын Аппак, Шомшыр, Таллы буа, Батрак, Төчбәй, Хәтимә чишмәләре бар.Ерак тау чишмәсенә килгәндә, шулай дип аталса да, авылдан әлләни ерак түгел ул. Тау башыннан ургылып аккан әлеге чишмәне чистартып торалар.
Китапханәче булып эшләүче Фәридә “Татнефть” оешмасы тарафыннан уздырылучы бәйгенең “Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм хайваннарны яклау” номинациясенә проект яза һәм ул җиңүгә лаек була. 67 мең сум грант акчасы эшне башлап җибәрү өчен бик яхшы этәргеч. Чишмәгә халык эзен суытмасын иде, бугенге көндә дә бу чишмә янында
авыл халкы бик матур бәйрәмнәр уткәрәләр. Чишмә узенә сулыш биручеләргә рәхмәт эйтеп ага да ага....