Центральная библиотека

“Җирдә калсын якты эзем”

Корбангалиева Асия Фәррах кызы – шагыйрә, республика, район, “Яңарыш” газеталарының даими хәбәрчесе, “Мин – табигать баласы”, “Урман юлы”, “Уразай каеннары” исемле шигырь китаплары авторы, республикакүләм һәм районкүләм иҗади бәйгеләр җиңүчесе. Үзәк китапханәдә аның 65 яшьлек юбилее уңаеннан “Җирдә калсын якты эзем” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителә.
Асия Корбангалиева 1958нче елның 19нчы маенда Әгерҗе районының Шаршады авылында икенче бала булып дөньяга килә. Балачагы һәм үсмер еллары әтисенең туган авылы Уразайда уза. Урта мәктәпне Салагыш авылында ала. 1977нче елда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап, туган авылына кайта. Башлангыч сыйныфларда балалар укыта, читтән торып, Яр Чаллы педагогия институтында белем ала. Гомеренең 30 елын шушы яраткан һөнәренә багышлый. Әгерҗе шәһәренә күчеп килгәч, мәгариф бүлегендә башлангыч белем бирү буенча баш белгеч булып эшли. Бүгенге көндә районыбызның “Әгерҗе хәбәрләре” газетасында хәбәрче.
Асия Корбангалиева – табигатькә гашыйк, туган ягын чиксез яратучы, аңа дан җырлаучы шагыйрә. “Мин табигать баласы” һәм “Урман юлы” китапларында лирик һәм тормыш чынбарлыгын сурәтләгән шигырьләр тупланган булса, “Уразай каеннары” җыентыгында фәлсәфи темаларга иҗат иткән тирән мәгънәле шигырьләр дә урын алган. Аның шигырьләрендә авторның нинди темага алынса да каләменең үткен, илһамының бетмәс – төкәнмәс булуы, үзенең көчле шәхес икәнлеге ачык чагыла.
Чыңгыз Мусин: “Укучы Асиянең иҗатын ярата, чөнки авыл рухы белән сугарылган шигырьләре, язмалары табигый, укырга җиңел, аңлаешлы, үзгә, халыкчан, рифмалары төгәл һәм төзек. Ул тирән фикерләрне кыска һәм оста итеп әйтеп бирә алуы белән дә иҗади камиллеккә ирешә.”
Ренат Баттал: “Асиянең шигырьләрендә хис һәм фикер гармониясе көчле. Сурәтләү чаралары да яңача. Эчкерсезлеге белән үзен яраттырырга сәләтле. Мөгаллимә буларак, үзенең язганнарына тәрбияви мәгънә салырга да онытмый”.
Туган як гүзәллегенә, мәхәббәткә багышлап язылган шигырьләренә Азат Хөсәенов, Рәсим Низамов, Илсөя Гатина, Равил Бадахшин, Гафият Нигъматуллин кебек композиторлар көйләр дә яздылар. Ижауда чыга торган «Яңарыш» газетасы, “Әгерҗе хәбәрләре” шагыйрәнең иҗатын даими бастырып киләләр.