Центральная библиотека

Күргәзмә "Карга боткасы"йоласы

Халкыбызның элек зурлап, күңелле итеп үткәрелгән язгы бәйрәмнәренең берсе - Карга боткасы. Үзәк китапханәдә әлеге йола турында күргәзмә оештырылды.
Борын-борын заманда кеше язның ничек килгәнен белмәгән. Ямьле, матур язны җылы яклардан каргалар алып килә дип ышанганнар. Чөнки яз көне март азакларында каргалар кайтканда яз җиткән. Шуның өчен карлар эреп ташулар киткәч, көртләр кимегәч, кырларда җир ачыла башлагач, халык зурлап, чәчүләр алдыннан ел мул, ашлык күп булсын өчен дип бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар. Бу көнне һәркем, матур итеп киенгән, балалар өйдән-өйгә йөреп күчтәнәч җыйган. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгән. Халыкны бәйрәмгә чакырган. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә-кардан ачыла башлаган су буйларына, кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергәләп, ботка ашаганнар. Каргаларга да өлеш чыгарылган. Кешеләр келәү-теләүләр әйткәннәр, җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык теләгәннәр.